Йорэк хисен зурла, акыл сузен тынла...

 -Минем белэн яшэгэн кешенен гомере кыска була. Синен улеменне hич телэмим,-диде Илусэ Голускэ.
 -Синен белэн аз гына яшэп калсам да, улсэм дэ укенмим,-диде ана жавап итеп Голус.

 Язмыштан узмыш юк,-дилэр. Юллары ун ел элек ук аерылган булса да, эзлэп тапты Голус Илусэне. Ун ел гомер утеп киткэн шул. Шул елларны барлап, артына карасан…нилэр генэ булып узмаган.
Хэтердэ балачак хэтирэлэре янара. Курше малай-кызлары белэн Айсалан аланына жилэккэ йорулэр, Келкэш кулендэ балык тотулар, бер-беренэ сулар чэчрэтеп горлэшеп су керулэр… Классташ Ирекнен сиздермичэ генэ букчага сою хаты салуы, беренче тапкыр озатып килуе, оялып-оялып кына бит очыннан убеп алуы…Бер-береннен гадэтлэрен генэ тугел, хэтта кайсы инендэ нинди минен барын да бергэн курше, классташ егете уз булып буткэн иде шул. Бишле алсан да, очле алсан да, шатлык-кайгыларны булешергэ килеп житуче Ирекне бик якын дусты итеп курде Илусэ.
 Аннан сон …Казан, техникум. Студент тулай торагындагы кунелле тормыш. Берэунен тутырып- тутырып караулары. Килеп танышырга йорэге житмэгэн курше тулай торакта яшэуче Голуснен сою тулы куз карашлары…
 Э Ирек районда техник училищеда шофер хонэрен алып, Армиягэ китте. Илусэ аны якын дусты итеп озатып калды.Хатлар язып торды. Голус белэн танышканнан сон, Илусэ Ирекнен чын дус булуын, эйе-эйе,бары тик дус кына булуын анлады. Авылга кайткан арада, Ирекнен энилэрен куреп, аларнын «безнен килен» дип шаярып дэшулэренэ бик кыенсынды, кызарды. Э Иреккэ Голус турында язарга йорэге житмэде Илусэнен.
Исэрлэнеп, берэр жулэрлек эшлэп ташлавыннан шиклэнде ул анын.
 Э Голус баш-аягы белэн гашыйк иде Илусэгэ. Илусэнен йомшак тавышы да, чишмэ чылтыравын хэтерлэтеп янгыратып колуе дэ, ботен игътибары белэн тынлый белуе дэ – ботен барлыгы белэн узенэ эсир иткэн иде кыз Голусне. Авырганда мангаена куйган йомшак куллары, упкэлэгэндэ матур итеп турсайткан кайнар иреннэре, елмайганда елтыраган конгырт кузлэре, йомшак кунеллеге, сабырлыгы…мэнгелеккэ кунеленэ уелып калды Голуснен. Егет узенен союен , яратуынын чын икэнлеген гел эйтэ килде Илусэгэ.
Кызнын матурлыгын узе алып килгэн роза чэчэклэренэ тинлэде ул. Илусэне узенеке итеп,бик бэхетле итэсе килэ иде Голуснен.

 Язмыш нишлэптер аларны бергэ кавыштырасы итмэде.
Ирек армиядэн кайту белэн, Илусэгэ кияугэ чыгарга тэкъдим ясады. Э кыз икелэнде. Ирекне бик якын итсэ дэ, кунеле белэн аны анласа да, йорэге Голускэ тартылды.
Энисенен: -« Минзэлэгэ, 700 чакрымга жибэрерлек кызым юк. Мине зар елатасын килэмени?»,- дигэн сузлэре кунелне айкаган чишелмэслек сорауга нокта куйды.
Кайсыдыр бер шагыйрьнен « Йорэк хисен зурла, акыл сузен тынла, алар сина бэхет бирэчэк» дигэн сузлэре кунеленэ килде Илусэнен. Кыз Иреккэ узенен ризалыгын бирде.
 Горлэтеп туй ясадылар. Бик бэхетле парлар булып, куплэрне кызыктырып тормыш корып жибэрделэр. Нур остенэ нур булып, кызлары Илсоя « мин тудым»,- дип, аваз салды. Ирекнен игътибарлылыгы, кин кунеллелеге, ярдэмчел булуы Голусне тиз оныттырды Илусэгэ.
 Э язмыш тагын салкынлыгын курсэтте. Ирекне машина бэрде. Яраткан хатынын, кечкенэ кызын калдырып, ул якты доньядан китеп барды… Илсоясе бытылдап итэгеннэн тартмаса, ашарга сорап остэл янына алып килмэсэ, елап узенэ каратмаса, ничек кенэ кичергэн булыр иде икэн бу кайгыны Илусэ.
Вакыт утте, яралар экрен генэ жыелды.
 
 Балалар бакчасыннан Илсояне алырга килгэч, бер сэер затка кузе тоште Илусэнен. Жулэр Кеше кебек, эсэрлэнеп хэм елмаеп, койма аша балаларнын уйнаганын кузэтэ иде ул. Илсояне житэклэгэн Илусэгэ дэ шул сэер карашы белэн куз ташлады.
 Сэер кешене яшь ханым еш очратты бу бакча янында. Ул гел шулай эсэрлэнеп балалар уенын кузэтэ иде. Э бер конне анын кузлэре яшьле икэнен анлады Илусэ. Ир уртасы булып килуче бу сэер зат экрен генэ елый иде.
 - Сезгэ бер-бер ярдэм кирэкмиме, - дип сорады Илусэ. Яшьле кузлэре белэн Ир Кеше елмаеп кечкенэ Илсоягэ карады, анын башыннан сыйпады.
 -Мин Эмир булам. Нэкъ бер ел элек хатыным белэн улым авариядэ хэлэк булдылар.
Торган урынымны, эшемне алыштырсам да, йорэгемдэге авыр хэсрэт хич кенэ дэ кимеми. Улым кебек балаларнын уенын кузэтсэм дэ, ят баланы кутэреп яратырга кем дэ рохсэт бирмэс, хэзерге заманда дорес бэялэмэслэр дэ.- дип, узенен сэер гадэтенен сэбэбен анлатты ул.
 Ике ялгыз кайгыларын уртаклашып, кунеллэрен бушатып, сойлэшэ-сойлэшэ уртак телне тиз таптылар. Куп тэ утмэде, бер тубэ астында уртак тормыш корып жибэрделэр. Бер-берлэрен хормэт итеп яшэгэн ике ел вакыт утеп китте. Илусэ очен язмышнын эче газаплары бетмэгэн иде шул эле. Аны тагын ялгыз калдырып, Эмир дэ якты донья белэн бэхиллэште. Йорэге бик тузган булган, - диделэр табиблар.

 Илусэнен бэхетенэ куанып яшэуче, уз тормышынын ямен тапмаган Голус бу хэллэрдэн хэбэрдар иде. Казан каласында кызы Илсоя белэн яшэп яткан Илусэнен ишеген шакыды ул бер конне. Эллэ нинди очрашу булды ул. Сузлэр бэйлэнмэде, кузлэрдэн яшь акты…
Чэйне дэ сузсез генэ эчтелэр. Голус Илусэнен телефон номерын сорап алды. Тиздэн килэчэген белдерде.
 Голусне озатканнан сон, Илусэ яшьлеген уйлады. Техникумда укыган елларын исенэ тошерде. .Жор телле, шаян кунелле егет куз алдына килде анын. Никадэр угетлэде бит ул Илусэне узенеке булырга. Э соныннан : «Син бэхетле булсан, мин синен бэхетенэ аяк чалмам. Бэхетсез булсан, эзлэп табармын» , - диде.
Ун ел Гомер….Илусэ бик бэхетле тормышта яшэде. Бер-берен анлап, яратып яшэделэр алар Ирек белэн. Эмир белэн дэ кунелле,уртак иде аларнын тормышлары. Тик ходай анын ирлэренэ кыска гомер биргэн шул.

 Эйе, Голус сузендэ торды. Ин кыен вакытта эзлэп тапты ул Илусэне.
Икенче килуендэ алар озак сойлэштелэр. Илусэнен тормыш мажараларын бик эйбэт белэ иде Голус. Килеп, ерактан гына куреп, Илусэне карап китуен дэ эйтте ул. Эйбэт кенэ кызга ойлэнгэн, кызлары мэктэпкэ укырга кергэн. Зур якты йорт тозегэн. Э йорэге гел Илусэ янында булган. Эшлэгэн эшлэрен дэ анын исеме белэн эшлэгэн, хатынында да анын чалымнарын эзлэгэн, ятса да, торса да гел Илусэ кунеленнэн чыкмаган. «Без хэрвакыт очэу идек: мин,син хэм минем хатыным», - диде Голус.
 Икенче берэунен бэхетен жимереп, уз бэхетен тозисе килмэде Илусэнен.
Никадэр каршы килсэ дэ, бала хакына яшэргэ кирэк,дип угетлэсэ дэ, Илусэ Голусне кире гаилэсенэ кайтырга кундерэ алмады. Яна эшкэ урнашып, Голуснен Казанга кучуенэ бер ел вакыт утеп китте. Э Илусэ бер ел буена сорауларына жавап таба алмый интегэ энэ. Йорэге чыгардай булып типсэ дэ, акылы барыбер нишлэптер каршы килэ анын.
 -Оч бэхетсез бит без….без бэхетсез булгач, балаларыбыз да бэхетсез… Балалар хакына яшибез,дип, бэхетсез гаилэнен балалары нинди булып усэр икэн сон? Баламны ташларга жыенмыйм бит мин, ускэч ул мине анлар. Очнен икесе бэхетле тормыш кора ала икэн, монын ни гаебе бар? Бэлки элекке хатынымнын да юлында бэхет кошы котеп тора булыр… Мин бэхетсез белэн яшэгэнче, очратыр эле ул да узенен яртысын, - ди бит Голус.

 Ишек шакыган тавыш ишетелде. Авыр уйларыннан аерылып, ханым ишекне ачты.
Бер кочак чэчэк бэйлэме тоттырып, Голус кутэреп алды Илусэне.
 -Бик бэхетле конебез буген,-диде ул елмаеп.- Унике ел элек без танышкан кон буген. Буген без барын да янадан башлыйбыз!




 
 


Рецензии