Яна дэфтэр

Иске дэфтэремне кулга алдым,
Ачтым анын сары битлэрен,
Соры язмаларын укып чыктым,
Яшь аралаш – сонгы сузлэрен.

Татлы тошлэр, елмаюлар, хатлар,
Сонгы караш, сонгы кынгырау...
Элек жанны эрнетуче торле уйлар,
Хэзер инде алар – гади сорау.

Алып куйдым читкэ бу дэфтэрне,
Вакыт житте янасын башларга.
Алдым калэм, ап-ак чиста битне,
Вакыт житте хислэр барларга.

Коттермэде илхам: бик тиз килде,
Билэп алды минем кунелне.
Юллар бер-бер артлы тозелеп китте,
Ут кабызды сунгэн ометне.

Язам эле диеп торган чакта,
Кинэт дэфтэр бетте, илхам сунде.
Тирэ-яктагы барлык донья
Монсу сорылыкка кумелде.

Нигэ хэйлэлэргэ ышанып,
Тагын яна дэфтэр башладым?
Иске тэжрибэлэрне онытып,
Кирэкмэгэн хислэр барладым?

Кара язмаларга кузем тоште,
Калды инде карап калырга.
Вакыт житте инде, вакыт житте
“Яна” дэфтэремне... ябарга.


Рецензии