Уятыр идем назлап елмаеп...

Уйларымны тозеп хэрефлэргэ,
Сузлэремэ назлы ям биреп,
Изге сорауларга жавап табып
Ничэ тапкыр кэлам алдым мин,
Язармын дип шушы шигыремне.

Уйларымда минем гэл энкэем,
Сорауларга жавап тапмадым.
Эниемэ булган назлы сузлэр
Йорэгемдэ калды гомергэ,
Кунелемнен сагыш  турендэ.

Юк, булмады шигыр язарга,
Кузлэремэ тулды яшлэрем
Авыр килде сагыш сузлэре.
Исемэ тошэ хэрбер мизгеле
Бала- чакнын бишек жырлары,
Чэчлэремнэн соеп сыйпаган
Эниемнен  йомшак куллары.
               
Эниемне сагынып юксынам
Кузлэреннэн убеп иртэ танда,
Кочагыма алып бала сыман
Уятыр идем назлап елмаеп...
Энкэй, эйдэ бал-чэй эзер диеп
Дэшэр идем остэл туренэ...
Сагынамын, инде истэ генэ
Эниемнен жылы карашлары,
Сагынамын, хаман юксынам
Анлатырга сузлэр тапмадым.

Никадэрле еллар утсэлэр дэ,
Эниемнен нурлы йозлэрендэ
Балкып торган бэхет йолдызы,
Кычкырып кына анын кэлулэре,
Аккош сыман биеп китулэре
Кунелемнэн хич тэ чыкмас ул.

Кайчан кайтсам туган жиремэ
Энкэй чыкты каршы алырга,
Кышларында бала-чана сурэп
Мамык шэлен урап башына,
Нинди генэ жил-давыллар булса
Басып котте авыл башында.

Купме генэ булса назлы сузлэр,
Мэхэббэтле  изге телэклэр
Хэрберсе дэ кала тик йорэктэ,
Сагыш булып бала кунелендэ.
Эниемне сагынып бик юксынам
Кузлэреннэн убеп иртэ танда,
Кочагыма алып бала сыман
Уятыр идем назлап елмаеп....

Фото с интернета, Благодарю автора!


Рецензии
Гульзима!Очень душевное стихотворение!(Жена из Башкирии,владеет башкирским и татарским,она перевела.)Спасибо,Вам ,вдохновения, доброго здравия!
С уважением Борис Скоков

Борис Скоков   21.03.2022 04:31     Заявить о нарушении
Благодарю Вас, Уважаемый Борис, за тёплые слова! Это стихотворение было написано в память моей мамы...
И Вам и Вашей супруге здоровья, счастья желаю!
С теплом, Г. Хасан

Гульзима Хасан   07.04.2022 15:49   Заявить о нарушении
На это произведение написано 5 рецензий, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.