Кешелек ник кирэк?

Зыялылар чыгыш ясый, тынлап торсан - экэмэт!
"Сэнэгатькэ робот тулгач бу кешелек ник кирэк?"
Чан суга акыл иясе, кычкырадыр каравыл:
"Артык халык асырау бит икътисадка зарар ул!"

Рэнжегэннэр кешелеккэ: "Урчисез дэ урчисез,
Шундый житди мэсьэлэне бар диеп тэ белмисез!
Бу эштэ бит, жэмэгать, жаваплы булу кирэк,
Кызыл китапта гына яшэсен бэбэй ташучы лэклэк!"

Галим эфэнде, борчылма! Без дэ укыган кеше;
Шуна курэ белеп торабыз - бу гыйлемен бик вэхше!
Эйт эле син, кем котырта шулай акыл сатырга:
Жен-пэриме, я бэндэме - янчыгы тулы акча?


Рецензии