Сафлык - акылда! стихи

Кар ак иде кичэ.
    Ап-ак тостэ иде -
Эйтерсен лэ паклык олгесе!
Эйтерсен лэ шул кар безнен очен
Намус чисталыгы козгесе...

Кар ак иде кичэ...
      Кузнен явын
Ала иде хозур жемелдэп
Куз кысыла иде ирексездэн,
Тэннэр кала иде чемердэп...

Кар ак иде кичэ!
      Буген кояш
Язгы нурга кумэ жир остен
Экеренлэпшул Кар эрегэндэ
Арта кебек жирнен жан-коче.

Кар ак иде кичэ!
     Инде хэзер
Ара-тирэ кара таплар бар...
Шул ак карда булган мохим тузан
Телсез хакыйкатькэ бэрэбэр.

Кар ак иде кичэ...
      Онытмагыз!
Тапсыз булмый хичбер пакьлык та!
Бер тузансыз Кар да була алмый,
Керсез була алмый Намус та!

... Шуна курэ...
               Эзлэмэгез керне!
Кичэ Йолдыз булган Дахидан,
Кичэ герой булган бахадирдан!
Безнен Сафлык - сезнен Акылда!
    Сафлык
               тора
              фэкать Акылдан!!!


Рецензии