Дорогой человек. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кадерле кешем

Һәрберебезнең дә нәнәсе бар,
Нәнәй – кирәкле кеше.
Җылы килә кулларыннан,
Сыйпап алса аркамнан.
Сөю тулы күзләреннән
Сибелә якты нурлар.

Ашлары искиткеч тәмле,
Акыллы киңәшләре.
Тыңладым бишек җыры да
Тибрәлеп татлы йокыда.
Дөнъядагы иң шәп кәнфит
Нәнәй кесәсендә качып ята.

Яраткан оныгыма булыр дип,
Үзе ашамый, саклап тота.
Нәнәй, син шатлык илем,
Искиткеч зур байлыгым.
Тормышымда син булгач,
Рәхәтлек кичереп яшим.

Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап,
Тузганак бүләк итәм.
Мәңгегә хәтеремдә калырсың,
Онотмам сине, нәнәм.

Гузель Идрисова   28.11.2022 11:33     Заявить о нарушении