Кызыма. стихи. тат
-Эти, мине каршы аласынмы?
Автобуска менэ утырдым...
Сузлэр мина очар канат куйды,
Ялкын булып хислэр котырды...
Вакыт шулай эллэ экрен бара,
Эллэ узем очам ашкынып,
Эллэ мина канатлармы усте
Хислэр шатлыгына шашынып...
Тэгэрмэчлэр жиргэ тияр-тимэс,
Мотор чиксез шашып укерэ...
Мин кызымны каршы алу очен
Вакыт аша алга сикерэм.
Тукталышка сэгать ярым алдан
Нэрсэ уйлап барып житкэнмен?
Ахры шулай узем анламыйча
Балакаем, сине коткэнмен.
Телефоным шул чак тавыш бирде:
-Мин иртэгэ сина кагылам...
Буген барыр жирем бик куп икэн,
Олгерергэ диеп ашыгам.
Буген мине котеп торма инде.
Э син узен, эле син кайда?
... Ничек кенэ жавап биру момкин,
Туры эйтуемнэн ни файда...
-Эле фэлэн жирдэ, мин эш белэн,
Бер онгайдан телим утэргэ,
Магазинга кагыласым да бар
Шашлык-фэлэн тээмин итэргэ...
Шунда гына башка барып житэ:
Кайтмый буген... Коту файдасыз...
Нэрсэ генэ эйтэ алам инде:
Кире кайтам хэзер чарасыз.
Буген Кайтмый... Бутэн мохимерэк...
Мин, курэсен, сонгы чиратта...
Нинди генэ котырынган уйлар
Килеп китми шундый очракта...
Эти генэ... Эни тугел бит ул!
Сонгы чиктэ ана исэп тэ...
Кайтыр микэн сонлап, тэубэ-тэубэ
Котмэгэндэ улеп китсэк тэ?
"Акча" диеп тизрэк суз кузгату
"Онык куру булса телэген" -
Узе олы гонах тугел мени?
Гомрем биреп инде тулэдем...
Яраларым эле хаман сызлый:
Тэндэгесе акрын тозэлэ.
Жан ярасын искэ алу да юк!
Кем генэ сон ана тузэлэ?
Сез дип яшэп тоташ утка кердем...
Олы янгын чыгар чиклэрдэ...
Шул союем хата булган очен
Бэхиллек юк!
Белмим нишлэргэ...
Свидетельство о публикации №222060501001