Птица счастья. Песня на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бәхет булсын бүләгем

Бүләк итәсем килә
Сиңа бәхет кошын.
Һәрчак яныңда булыр
Җәен һәм кышын.
Мин аны тоттым инде,
Син эзләмә, уйланма.
Очып китмәсен тагын,
Нык тот, ычкындырма.

Бәхетне эзләмәгез,
Ул бит югалмаган.
Янәшәдә көтеп тора
Тик үрелеп ал гына.

Сиңа бирсәм бәхет кошын –
Үземә калмый инде.
Нишләп калмасын, кала,
Мөхәббәт парлы була.
Син бәхетле елмайсаң,
Күңелем тынычлана.
Икебезгә бер кош җитә –
Мөхәббәтем, булыйк бергә.

Бәхетне эзләмәгез,
Ул бит югалмаган.
Янәшәдә көтеп тора
Тик үрелеп ал гына.

Сайлама син, сайланма,
Яхшыракны эзләмә.
Синең бәхет минем кулда,
Ышан әйткән сүземә.

Вәгъдә итмим йолдызлар,
Бу - сүзләр генә.
Мөхәббәттә яшәтермен
Назлап, иркәләп кенә.

Гузель Идрисова   05.09.2022 11:22     Заявить о нарушении