Плод. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җимеш

Бакчадагы алмагачлар
Утыра ак чәчкәдә.
Тәбигать тынып калган,
Мөгаен, нидер көтә.

Ул бит яхшы белә,
Юкка атмаган агач.
Димәк, булыр җимеше,
Бераз көтәп торгач.

Җил урап уза агачны
Чү, шауламагыз сез дә.
Таҗ вакытсыз коелса,
Җимеш бирми ул чәчкә.

Бала көткән ана да
Сак кына басып йөри.
Яратып сыйпап куя –
Барсын да сизә бәби.
Күпме наз, мөхәббәт
Аның нурлы карашында.
Бәхетле елмаеп куя,
Матур уй килсә башына.

Аңа бар да сокланалар,
Фәрештә бу дип уйлап.
Өрмәгән җиргә утыртмыйлар,
Кадерләп, ихтирамлап.

Нинди күркәм күренеш
Тирә – якта күрәм мин.
Әллә төш булды, әллә хыялым,
Ә тормышта нәкъ киресенчә.

Дөньяны үзгәртеп булмый инде,
Өмет бар тик Ходайда.
Зинһар, Аллам, ярдәм итче
Бала көткән анага.

Гузель Идрисова   16.06.2022 11:33     Заявить о нарушении