Самый лучший скульптор. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Иң яхшы скульптор

Көзгегә карап попугай
Соклана үзенә һәркөн:
“Нинди томшык, нинди каурый –
Үәт матурмын, ичмасам!”.

Дөрес яши бу кошкай,
Өйрәнгән үзен яратырга.
Ярата белсәң шулай,
Яратырсың барсын да.

Көзгедән син моңсуланып,
Санама җыерчыклар.
Зур ихтибар бирмә аңа,
Ул бит бары сызыклар.

Көзге һәрчак дөресен сөйли,
Һич үпкәләмә аңа.
Бәхетле итеп елмай,
Елмайган кеше матур була.

Бар да тели үзгәрергә,
Риза булмыйча танау, иренгә.
Төзәтмә тәбигатьне, белеп тор,
Алла – иң яхшы скульптор!

Гузель Идрисова   21.06.2022 11:22     Заявить о нарушении