Мы с тобой, Родина! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Туган илне ташламагыз

Кыш бөтенләй булмый диләр,
Кайсы бер чит җирләрдә.
Оҗмахка охшап тора,
Әй рәхәттер инде анда.
Тәнгә җылы, һавасы саф,
Җимеш үсә ел әйләнәсенә.
Барып яшәргә шунда
Барыбер тартмый күнелем.
Чыгып китсәм, югала бит
Искиткеч дүрт мизгелем.

Кар шыгырдый аяк астында
Яуган чакта энҗе бөртекләр.
Кызарган алма кебек
Матурланып китә битләр.
Әле яңгыр ява, әле кар,
Әле көзге җилләр исә.
Язын тәбигать уянса,
Үзе бер зур мөгҗизә.
Туган ягым болыннары,
Якын урман, таулары,
Чылтырап аккан чишмәләре,
Нинди матур кешеләре.

Ничек ташлап китәм барсын,
Юк, миннән булмый.
Яфрак кебек саргаермын
Сагынуга түзә алмый.
Юк, китмим, ташламыйм,
Туып үскән җиремне.
Тынычлан күңелем, борчылма,
Без калабыз монда.
Терәк кирәк Ватаныма –
Әле аның авыр чагы.

Бар да үтер, әйбәтләнер,
Нык көчле минем илем.
Авырлыклар җиңеп чыгып,
Зур дәүләткә әйләнер.
Күкрәк киереп, горурланып,
Яшәрбез әле шатланып.
Безгә сокланыр илләр,
Дуслашырга бар да теләр.
Нык тор илем, бирешмә,
Без – синең белән бергә!

Гузель Идрисова   23.06.2022 11:18     Заявить о нарушении