Балан бакчам

Кунгелем нигэ китек,
Бэлки авылым ерак.
Бала чагым- балан бакчам,
Иртук торып йогереп чыксам...

Ачы балан, кызыл алан,
Танг сызыгы зэнгэр юлдан.
Чулпан йолдыз, ул да ялгыз,
Кинэт кенэ тошсэ ялгыш.

Балан бакчам язлы чыкта,
Шамдэллэрдэн чэчэклэре,
Тон карасы ай нурында
Бэяз авыл бизэклэре.

Кайтып  килсэм басулардан,
Коту киткэн тау буеннан,
Кынграу янграр, кошлар сайрар
Балан бакчам- бишек жырын.

Йогереп кайта идем,
Мэктэбтэн дэрес беткэч.
Изге иде жомга конем
Балан бэлеше пешкэч.

Тантана мич алдында:
Энкэемненг чибэр йозе,
Бэлеш, балан хуш исе
Калды капка тобендэ...


Рецензии