Далаларнынг бер чэчэге

Башкорт халкым басар аяк,
Чыгар ташкан елгалардан,
Кичэр газаб утларыннан
Тарихларнынг эзлэреннэн.

Басар, узар жил даулардан
Дореслеккэ, тынычлыкка.
Олы адым, ачык галэм
Халыкларга тик дуслыкка.

Далаларнынг бер чэчэге,
Башкорт халкым жир булэге,
Бер йодрыкнынг бер бармагы,
Халыкларнынг бер йодрыгы.

Атламыйча бер адымны,
Кычкырма син, остен булма!
Ходай безне, адэмнэрне,
Ул яраткан барчабызны.

Адэмнэрдэн, адымнардан,
Хаклыкта Гэлам кичеп,
Берберлэрен белсен очен
Торле халык жиргэ тошкэн.

Бездэ голлэр асылы да,
Зэнггэре дэ, сарысы да,
Тик бер тостэн шу аланнар,
Бойык булыр заманалар.

Башкорт халкым бер чэчэге,
Далаларнынг курай монгы,
Халыкларнынг бер жилэге,
Урал таунынг бер булэге.

Торле тостэн чэчэклэре
Урал таунынг бизэклэре,
Безненг илдэ торле таулар,
Матур, горур бар халыклар.


Рецензии