Два лебедя. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №222092200636
Зәңгәр күлен ташлап,
Аккош очып китте.
Тапмады бүген дә –
Пар эзләгән иде.
Ялгыз яшәрме инде,
Шулай гомер буе?
Аккошлар күп ул,
Күңелгә юк якыны.
Быел тагын ялгызы
Очты җылы якка,
Бигерәк кыен яшәүе,
Иптәш булмагач янда.
Матур парлы булып,
Язын әйләнеп кайтты.
Үзе кебек ялгызны
Очкан юлында тапты.
Күңелле булып китте,
Шатлык йөгерде эчкә.
Парлы булып, рәхәтлектә
Яшәүгә ниләр җитә?
Бер берсенә сыенып,
Күзләр белән аңлашып,
Аккошлар күлдә йөзә,
Мәхәббәт дулкынында чайкалып.
Сокландыра ике гашыйк,
Нинди матур күренеш.
Кошлар да ярата белә,
Мәхәббәтсез яшәү күңелсез.
Гузель Идрисова 02.11.2022 11:13 Заявить о нарушении