Влюбляйтесь. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №222101100607
Мәхәббәт – нинди матур сүз,
Иреннәр үзеннән – үзе елмая.
Мәхәббәт – ул искиткеч
Илаһи көчкә ия.
Күкләргә очып китәсең,
Болытка барып җитәсең,
Йомшак болытта рәхәтләнеп,
Утырасың, аяк селкеп.
Биек тауга менеп,
Колач җәеп басасың.
Мин яратам, дип
Кычкырып, дөнья янгыратасың.
Текә каядан сикерәсең
Гөрләп аккан суга.
Куркып тормый йөзеп,
Чыгасың икенче ярга.
Ләззәтләнеп көләсең, җырлыйсың,
Күңел тулып, шатлыктан.
Бөек Пушкин шигырьләрен
Сөйли башлыйсың яттан.
Елмаеп карыйсы килә
Очраган һәр кешегә.
Аларны да шатландырып,
Чәчкә таратасы килә.
Эх, мәхәббәттә яшәүнең
Рәхәтлекләрен белсәгез иде.
Матур хисләр диңгезендә
Иркәләнеп йөзәсең инде.
Кыскасы, гашыйк булыгыз,
Яшькә карамагыз әйдә.
Мәхәббәт яшьне сорамый,
Ә йөрәк һәрчак унсигездә.
Гузель Идрисова 01.12.2022 11:25 Заявить о нарушении