Любовь бывает разная. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мәхәббәт төрле була

Мәхәббәт төрле була,
Берәүләр шашып ярата,
Әле курыкмый, упкынга сикерә,
Әле очып китәләр күккә.

Көчле мәхәббәт була,
Тау – ташлар бәреп чыга.
Юлында очраган киртәләрне
Җинел генә алып очыра.

Бөек мәхәббәт бар,
Аны белә декабристлар,
Мәхәббәте артыннан ияреп,
Себергә киткәннәр бар.

Горур мәхәббәт була,
Пар кавыша алмый.
Беренче адымнар ясарга
Горурлык комачаулый.

Җавапсыз мәхәббәт бар,
Берәү ярата өзелеп.
Мин дә сине яратам дигәнне
Хәле бетә көтеп.

Пар булмаган мәхәббәт бар,
Дөрес яр сайламаганга,
Түзеп, интегеп яшиләр,
Гомерләрен үткәреп заяга.

Кеше яры сөю –
Гөнаһлы мәхәббәт дип атала.
Ялгышма, түз, үтәр тойгы –
Үзеңне җинеп була.

Бар иң саф, эчкерсез сөю,
Ул – беренче мәхәббәт.
Беренче хисләр, тойгылар
Зиһендә уелган - онытылмыйлар.

Бар матур мәхәббәт,
Утыра әби белән бабай,
Яшьләре йөзгә җиткән,
Күзләре һаман яратып карый.

Мәхәббәтсез яшәп булмый,
Тормыш корылган шулай.
Барыбызга да матур мәхәббәт
Бүләк итсә иде Ходай.

Гузель Идрисова   02.11.2022 11:02     Заявить о нарушении