Мечта курицы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №222111100669
Тавык үзенә шөгыль тапкан,
Очырга өйрәнергә булган.
Күнегүләр көн дә эшли,
Нәтиҗә генә күренми.
Ташка сикереп менә,
Сикереп төшә җиргә.
Канатларын җилпи,
Ләкин очып китми.
Очып китәргә теләп,
Койма башына менде,
Канатларын киң җәйсә дә,
Җиргә егылып төште.
Менә шул, очып булмый,
Канатың икәү булса да.
Син булдырасың, дип,
Көч биреп торучы булмаса.
Гузель Идрисова 11.11.2022 11:10 Заявить о нарушении