О чём думает рябина? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ниләр уйлый икән миләш?

Кыш буе шул килеш
Утырды кызыл миләш.
Кошлар тәмләп карамады,
Кешеләр өзмәде тәлгәш.

Җимешләрне күтәрә алмый,
Ботаклар аска бөгелде.
Сузылды моңсу көннәр,
Миләшнең кәефе бетте:

“Нигә чәчкә аттым,
Кем өчен тырыштым?
Җимеш кызарттым юкка,
Гомерем үтте бушка”.

Көтмәгәндә, миләшне сырып алды
Таныш булмаган кошлар.
Күз ачып йомган арада,
Җимештән котылды ботаклар.

Ачыгу көчле булгандырмы,
Бәлки, пешкән миләш ачысы
Күңелләренә хуш килгәндер,
Мөһим түгел анысы.

Миләшебез ботакларын турайтты:
“Яшим әле, болай булгач!
Кемгәдер кирәклемен икән,
Димәк, мин дә файдалы агач!”.

Тагын язлар килер,
Тагын агач бөреләнер.
Җәен шатландырыр чәчкәсе,
Кышны матурлар җимеше.

Гузель Идрисова   12.12.2022 11:30     Заявить о нарушении