Застенчивый сверчок. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №222121400598
Мич артында яши
Бер оялчан чикерткә.
Беркемгә күренәсе килми,
Ямьсез микән әллә?
Җырсыз яши алмый,
Көнне дәшми үткәрә,
Караңгы төшү белән,
Кычкырып җырлап җибәрә.
Әйбәт, мине ишетмиләр,
Дип уйлый инде.
Йокларсың шундый тавышка –
Түзеп яталар инде.
Беркем белән аралашмый,
Шуңа белми кагыйдәне:
“Төнлә шаулап яшәмә,
Хөрмәт ит күршеләрне!”.
Гузель Идрисова 15.12.2022 11:56 Заявить о нарушении