У верблюда нет культуры. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Культура

Дөядә культура юк,
Ул ярата төкерергә.
Моңа бәләкәйдән өйрәнгән,
Димәк, кемнәндер күргән.

Икәү китеп баралар,
Башта әтисе төкерә.
Артыннан, аны кабатлап,
Баласы төкерә җиргә.

Җир – хөрмәткә лаеклы,
Безне ашата, эчертә.
Җирдән атлап йөрибез,
Ул безгә гайрәт кертә.

Нинди ямьсез күренеш,
Үзләре белми инде,
Бер гадәткә кергәч,
Бетереп булмый инде.

Матур яшәү кагыйдәсен
Ничек дөягә аңлатырга?
Эх, дөягә охшаганнар
Бар шул безнең арабызда.

Гузель Идрисова   12.01.2023 11:20     Заявить о нарушении