Снег - это радость. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №223011300627
Кар яуганда акрын гына,
Тынычлана кеше күңеле.
Кар бөртеге биеп төшә,
Күзәтеп торуы күңелле.
Җылы учны сузсаң,
Кар төшеп, әри.
Җылы сүз ишетсәң,
Күңел дә шулай эри.
Ап - ак кар яуганда
Фәрештә искә төшә.
Карда канатлы фәрештәне
Сурәтләп куясы килә.
Яусын, әйдә, күп итеп,
Кар бит зур шатлык.
Унышка бай җәйләр килер,
Димәк, булыр муллык.
Табигать безнең алдыбызга
Ап – ак энҗеләр сибә.
Йөрегән юлларыбыз якты,
Уйларыбыз саф булсын, әйдә.
Гузель Идрисова 13.01.2023 11:00 Заявить о нарушении