Пчела - большая труженица. Стихи на татарском язык

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Уңган бал корты

Уңган буласым килә,
Бал корты сымак.
Ничек арымый икән,
Бу корт – табышмак.

Бал корты беркайчан
Тик кенә утырмый.
Әгәр ул эшләмәсә,
Кәрәздә бал булмый.

Бер тамчыдан башлана
Аның олы байлыгы.
Алтын бөртекләп җыела,
Шуны белә, ахры.

Кояштай сары, гәрәбәдәй,
Үтә күренеп тора.
Балы яхшы сыйфатлы,
Афарин, корт, булдыра.

Кем аны өйрәткәндер,
Кеше белмәгән эшкә.
Гаҗәп җан иясе,
Үзе бәләкәй генә.

Матуркаем, бал корты,
Рәхмәт татлы сыеңа.
Файда китереп яшисең,
Исәнлек телим сиңа.

Гузель Идрисова   20.01.2023 10:57     Заявить о нарушении