Деревня Дюртюли. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дүртөйле авылы

Дөньяда авыллар күп,
Туган авыл бер генә.
Күңелгә шундый якын,
Һәрчак тарта үзенә.

Авыл исеме Дүртөйле,
Бәхетле балачагым иле.
Син бит минем шатлыгым,
Яратам сине, авылым.

Ашкынып кайтып киләм,
Сәлам, зифа каеннар,
Исәнме, кадерле авылым,
Саумысыз, авылдашлар.

Матур табигатьле урын –
Ата - бабалар сайлаган.
Дүрт кенә гади өйдән
Авыл тарихы башланган.

Безгә истәлеккә калган
Тау, тугай, урман.
Акрын гына Авыргазы
Ага авыл кырыннан.

Мөгҗизә күрәсең килсә –
Тауда чишмә бар,
Сагындыра, тугай буйлап,
Суга барган вакытлар.

Авыллар юкка чыга,
Нинди моңсу күренеш,
Сүнә күрмә, авылкаем,
Мәңге яшә, нык тырыш.

Гузель Идрисова   23.01.2023 10:32     Заявить о нарушении