Снеговики. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кар бабай себерке алды

Бүген җепшек кар яуды,
Башка уй килде:
“Кар бабай эшләргә кирәк,
Берне түгел, икене”.

Авыр түгел эшләүе,
Кардан шарлар әвәлисең,
Аннары, аларны җыеп,
Бер берсенә куясың.

Кар тәгәрәтүе кызык,
Шар зурая да зурая.
Һич туктап булмый,
Ә бабайлар саны күбәя.

Эшемнән туктап, карасам –
Тирә – як тулы бабайлар.
Матур итеп елмаешып,
Миңа карап торалар.

Тоттырып чыктым себерке,
Һәр берсенең кулына.
Ура, болай булгач,
Тәртип булыр урамда.

Кая карама чүп –
Күмә бит безне хәзер.
Бар өмет Кар бабайда
Бәлки, урамны себерер.

Кыш буена яшәделәр
Йорт алдында бабайлар.
Яз килеп җиткән иде,
Никтер, юкка чыктылар.
Аңлашылды, язны яратмыйлар.

Гузель Идрисова   31.01.2023 14:41     Заявить о нарушении