Во рту медведя. Стихи для детей на татарском языке
Свидетельство о публикации №223020200779
Аю җиләк ашаган,
Сайлап кызылын гына.
Җиләктә утырган Кырмыска
Эләккән Аю авызына.
Авыз эче куркыныч,
Кот очкыч караңгы.
Кырмысканың нечкә тәпиләре
Хәлсезләнеп, калтырады.
Шуннан, Аюны тетрәтеп,
Нәзек тавышлы кемдер
Кинәт кычкырып җибәрде:
“Коткарыгыз, зинһар, мине!”.
Аю сикереп торды,
Як – ягына каранды,
Бар көченә йөгерде,
Чыгып җиткәнче урманны.
Уф, котылдым, дияргә,
Авызын ачкан иде,
Кырмыска шатланып, көлеп,
Аска таба сикерде.
Гузель Идрисова 02.02.2023 11:56 Заявить о нарушении