Колесо жизни. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тормыш тәгәрмәче

Тормышның зур тәгәрмәче
Матур итеп әйләнә.
Туры юл сайлаган да,
Читкә тайпылмый, җилдерә.

Көзләрне кыш алмаштыра,
Яздан соң җәйләр килә.
Тик яшьлек кире кайтмый,
Бик күрәсе килсә дә.

Бер картлыкта, бер яшьлектә
Рәхәтләнеп яшәсәң иде.
Эх, картаясы килми бит,
Кайда син, яшьлек тәгәрмәче?

Хәер, бар да уйланылган,
Биткә җыерчык тулса да,
Йөрәк бер дә картаймый,
Мәңге яшь килеш кала.

Әлдә хисләр картаймый,
Күңел дә яхшы саклана.
Яратып һәм яратылып,
Яшьләрчә яшәп була.

Гузель Идрисова   02.03.2023 11:12     Заявить о нарушении