Мама - волшебница. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №223030300729
Бүген аеруча көн,
Бәйрәм дисәң дә була.
Авыл миче ягылган,
Икмәк пешә анда.
Әнием карашы серле,
Ул бит тылсымчы.
Су, он, тоз –
Әзер аның калачы:
“Балакайларым, ипи пеште,
Әйдә, туйганчы ашагыз.
Үссәгез, икмәк ашап,
Баһадирдай булырсыз”.
Җиһандагы хуш исләрнең
Иң тәмлесе – ипидә.
Матур догалар укып,
Шатланып, ашыйбыз бергә.
Ипинең бар төрлесе,
Әчесе һәм төчесе.
Әни пешергән икмәк
Була иң кадерлесе.
Яңа сауган сөт,
Җылы икмәк тәмле.
Өстәлдә балкый ипекәй,
Яшәү шуңа күңелле.
Ходай биргән бүләк –
Ипигә язам мәдхия.
Ипинең кадерен беләм,
Олылап, башымны иям.
Гузель Идрисова 03.03.2023 11:13 Заявить о нарушении