Влюбись в меня заново! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яңадан гашыйк бул!

Гашыйк булчы миңа яңадан,
Яшь чагыңдагы сыман.
Гел елмаеп кара әле,
Ярат мине, ярат һаман.

Озата кил әле мине,
Капка төбе көтә күптән.
Матур теләкләр теләрбез,
Йолдыз атылганда күктән.

Син – минем пар канатым,
Күккә очырт әле мине.
Җиденче күккә менеп,
Бәхеткә үрелим әле.

Үзеңне кочаклап алырмын,
Битеңнән назлы сыйпармын,
Синең белән гомер буена
Яшәргә мин ризамын.

Ах, мәхәббәт, мәхәббәт,
Син – яшәү чыганагы.
Ах, мәхәббәт, мәхәббәт,
Син ямьлисең дөньяны!

Гузель Идрисова   08.03.2023 11:18     Заявить о нарушении

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →