Жизнь - это большой подарок. Стихи на татарском яз

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Гомер - зур бүләк

Гомер берәү генә,
Яңадан яшәп булмый.
Адымыңны үлчәп бас,
Яңгылышсаң, төзәтеп булмас.

Гомер берәү генә,
Матур итеп яшә.
Авырлыклар күп булыр,
Дәрәҗәңне төшермә.

Гомер берәү генә,
Үзе кыска гына.
Берничек озынайтып булмый,
Бар да Ходай кулында.

Гомер берәү генә,
Эх, үкенерлек булмасын.
Яшәгән гомерең күпләргә
Үрнәк булып калсын.

Якты йолдыздай балкырсың,
Омтылыр барсы сиңа.
Димәк, дөрес яшәгәнсең,
Гомерең узмаган бушка.

Гомер берәү генә,
Көтмәгәндә алынган бүләк.
Дөньяны күрсәткән өчен
Ходайга чиксез рәхмәт.

Гузель Идрисова   29.03.2023 11:14     Заявить о нарушении