Как доказать свою любовь? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №223040400683
Биек тау башында
Бер чәчкә үсә.
Уш китәрлек түгел,
Ул – гади генә.
Сирәк очрый торган
Эдельвейс аның исеме,
Таҗлары ак төстә,
Хас кар бөртеге.
Имеш, яратасың икән,
Чәчкә бүләк ит!
Ә аны өзәр өчен
Тәвәккәллек кирәк бит.
Һәркем менә алмый,
Текә биеклек – алда.
Мәхәббәтең көчле булса,
Менәрсең хәтта айга!
Чәчәктә эш тормый,
Чәчкә сәбәп кенә.
Егет сынау үтә,
Ничек яратуы беленә.
Кемдер, көче җитмичә,
Кире әйләнеп кайта.
Чәчкәгә үреләм дип,
Кемдер упкынга оча.
Батырлыклар күрсәттертә –
Эх, яшьлек, яшьлек...
Мәхәббәтне исбатларга
Башка эшләр җитәрлек.
Гузель Идрисова 04.04.2023 11:26 Заявить о нарушении