Друзья. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Алмадай шәп дуслар

Алмагачның алмалары пешсә,
Ботаклары аска бөгелә.
Иңнәреңне авырлыклар басса,
Каушап калма, дускай, бирешмә.

Алма җимеше бик татлы,
Кәефне боза ачы алма.
Чын дусларны табарсың,
Үзең сайласаң гына.

Алма агачын утыртсаң,
Җимешен тиз бирми ул.
Югалткач кына, дусларның
Кадерен аңлыйсың шул.

Агачтан чәчәк коела,
Язларын кырау төшсә.
Дуслыкка тап төшмәсен,
Дусларыңны саклап яшә.

Агачың уңыш биргәндә,
Таратып бир алмасын.
Кызыл алмаларны куреп,
Дусларың да шатлансын.

Алмагач чәчәк атканда,
Эх, тарала хуш исе.
Алмадай дуслар булганга,
Килә озак яшисе.

Ап – ак чәчәкле алмагач
Охшаган яшь киленгә.
Туганнардай якын дуслар
Һәрчак булсын эргәңдә.

Гузель Идрисова   24.04.2023 11:08     Заявить о нарушении