Отец - крепкая стена. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әти печән чаба

Әти печән чаба,
Киң куеп аякларын.
Чалгы күңелле җырлый,
Үлән исен тоямын.

Көчле куллары белән
Чалгыны оста шудыра.
Йөзе җитди, уйчан,
Аркасыннан тир ага.

Мин бәләкәй шул,
Ярдәм итә алмыйм.
Ярый, зур үскәч,
Нәкъ шулай тырышырмын.

Туктап, чалгысын үткерли,
Әти янына йөгерәм.
Маңгаеннан тир бөртеген
Сөртеп алырга өлгерәм.

Әти печән чаба,
Авыр булса да, түзә.
Ир - егеткә ярамый
Көчсезлек күрсәтергә.

Тигез рәткә ята
Яңа чапкан үлән.
Тиздән кояшта кибәр
Булыр яхшы печән.

Кыш буе ашарлык
Малларга азык булыр.
Җәй тынгысыз эшләсәң,
Кыш күңел тынычланыр.

Әй, рәхәт әти булгач,
Тамак тук, өс бөтен.
Әти – ныклы стена,
Беләм аның кадерен.

Әтиле кеше бәхетле,
Хәстәрли ул барысын.
Җир шарында һәр бала
Әти – әниле булсын!

Гузель Идрисова   15.05.2023 11:53     Заявить о нарушении