Влюблённый парень. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №223052200612
Күз алдымда тора,
Елмаюың онытылмый.
Синең исемне кабатлап,
Иреннәрем пышылдый.
Сагындым сине, сагындым,
Яратам сине, акыллым.
Ашкынып, яныңа йөгерәм,
Син бит минем бергенәм!
Мин гашик булдым,
Бәхеттә йөзәм.
Хыял күгендә очам,
Атламыйм – йөгерәм!
Таулар күчереп куям,
Елганы кирегә борам.
Әйт, тагын нишләргә,
Хәзер барсын булдырам!
Ялан чәчәкләре җыеп,
Сиңа бүләк итәм.
Әлдә син бар әле,
Син – минем фәрештәм.
Шатлыкларга төреп кенә,
Күтәреп йөретермен.
Эх, ишетәсе килә
“Мин риза” дигән сүзен.
Гузель Идрисова 22.05.2023 11:09 Заявить о нарушении