Не витай в облаках. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Күктән җиргә төш

Гашик булмагыз, кызлар,
Кино геройларына.
Гадәти тормышта алар
Бөтенләй гади гына.

Роль бирелгән аларга,
Яхшы итеп уйнарга,
Кешеләрне сокландырып,
Хәтта, таң калдырырга.

Фильмда бар да матур,
Артистлар дөрес яшиләр.
Әгәр якыннан танышсаң,
Күренә җитешсезлекләр.

Арабызда яши геройлар,
Күрми дә үтеп китәбез.
Камерага карап, уйнамыйлар,
Чын егетләр алар.

Хыял диңгезендә йөзсәң,
Очсаң, утырып болытларга,
Яшьлегең үтеп китәр,
Аңларга өлгер, соңга калма.

Гузель Идрисова   23.05.2023 12:27     Заявить о нарушении