На пасеке. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №223080800616
Кечкенә өйләр тезелгән
Нәкъ аклан уртасында.
Берсе керә, берсе чыга,
Кортлар безелди анда.
Эш гөрләп тора,
Һәркем белә вазифасын.
Ялкауга урын юк,
Ерак китеп йокласын.
Бик күп араны
Очып үтә көн дә,
Меңләгән матур чәчкәгә
Корт башын ия.
Юкә чәчәк аткан,
Юкә балы булыр.
Аклан чәчәккә күмелгән –
Чәчәк балы җыелыр.
Гәүдәсе нәни генә,
Искиткеч җан иясе.
Кортка тиңләү – уңганлыкның
Иң югары бәясе.
Ниһаять, бәйрәм килде,
Эшкә йомгак ясала.
Балның хуш исе
Урман буйлап тарала.
Умартачы бал аерта,
Кортлар ифрат тырышкан.
Күңеле җырлый аның –
Уңыш яхшы булган.
Дуслар килгән кунакка,
Кәрәзле бал табында.
Җәй бүләге – бал,
Рәхмәт бал кортларына.
Тормыш шулай матур,
Һәрчак мул булсын.
Кәрәзгә бал тулгандай,
Бәхет ташып торсын!
Гузель Идрисова 08.08.2023 11:43 Заявить о нарушении