Лето вернётся. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җәй әйләнеп кайтыр

Талгын аккан суга
Сары яфрак коела.
Елгага иелгән тал,
Яфраклары белән хушлаша.

Яр буенда тынлык,
Сайрамый сандугачлар.
Агач ялгыз калган,
Серләшергә юк кошлар.

Бака хәзер кычкырмый,
Шатланасы килми нигәдер.
Кышкы йокыга әзерләнә,
Йомшак урын эзлидер.

Камышлар боегып утыра,
Җил селкетә сабакларын.
Аларның кәефе юк,
Сизгәннәр кыш якынаюын.

Бер болыт түзмәде,
Бераз елап алды.
Аңа карап, башкалар да
Тәмам моңсуланды.

Саубуллашу менә шулай,
Күңелсез була инде.
Җәй әйләнеп кайтыр,
Тагын очрашырбыз әле!

Сихри әкиәттәге сымак,
Бар табигать уяныр,
Ямьле җәй һәммәбезгә
Бәхетле көннәр таратыр.

Матур хыяллар белән
Яшәрбез, көтеп җәйне.
Сагынсак, алып карарбыз
Җәйге фоторәсемнәрне.

Гузель Идрисова   04.09.2023 11:38     Заявить о нарушении