Внутренняя красота. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Эчке матурлык

Иң чибәр хатыннар
Яши безнең Россияда.
Сәбәбе һавадамы, судамы –
Серен белми беркем дә.

Искиткеч гүзәл затлар
Бар авылда, калада,
Дөнья бизәге булып,
Яшиләр безнең арада.

Ирен, керфекләр буялган,
Чәчен матур тараган.
Туфлиләр биек үкчәле,
Күлмәк модадан калышмаган.

Ике авыр сумкасы
Кулларын аска тарта,
Матур да буласы килә,
Гаиләне дә кирәк карарга.

Зур адымнар белән,
Ашыгып, эштән кайта.
Тәмле ашлар белән сыйлый,
Бик нык арыса да.

Яратып яши тормышны,
Ягымлы, ачык йөзле,
Назлы, саф, тогры,
Изгелекле, мәрхәмәтле.

Акыллы, тыйнак, эчкерсез,
Юмарт, ихтибарлы,
Булдыклы, эшчән, уңган,
Абруйлы, көчле рухлы.

Чәчәккә караган сымак,
Сокланабыз аларга.
Чибәр булып күренәләр,
Күңеле матур булганга.

Гузель Идрисова   12.09.2023 11:32     Заявить о нарушении