Мамины руки. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әни куллары

Ямьле җәй җитте,
Вакыт миллек әзерләргә.
Миллексез мунча булмый,
Тырышырга кирәк безгә.

Мунча – авыл яме,
Мунча – зур байлык.
Мунча сүзен ишетсәм,
Күңелгә тула шатлык.

Әнием миллек бәйли,
Матур килеп чыга.
Эшне җитез эшли,
Куллары аның оста.

Исле үлән кыстырып,
Догалар укып, бәйли.
Һәммәбезгә сәламәтлек
Чын күңеленнән тели.

Миллекләр арасында
Бар иң бәләкәе.
Беләм, анысы миңа –
Җиңел каен миллеге.

Мунча ташы кызган,
Әни пар салды.
Таралды миллек исе,
Ә битләр алсуланды.

Матур күлмәк киябез,
Мунчада чистарынгач.
Әни чәчемне тарый,
Әй рәхәт, әни булгач!

Мунчада чабынган саен,
Әниемне искә алам.
Аркамнан яратып, сыйпаганын
Әле дә тойгандай булам.

Миллекне суда парлап,
Исним куеп битемә.
Балачак бәхетле булды,
Зур рәхмәт әниемә.

Гузель Идрисова   21.09.2023 11:08     Заявить о нарушении