Птицы любят волю. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Иректә яшәү – бәхет

Кошны япмагыз читлеккә,
Ул бит ирек ярата.
Тоткынлыктагы әсирдәй,
Һаваны сагынып, моңсулана.

Канатлары салынып төшә,
Талпынмагач, хәлсезләнә.
Очарга өйрәнгән кошның
Яшәүендә юк мәгънә.

Читлеге сары алтын,
Матурлыгын кош күрми.
Тамагына сыйлары мул,
Ләкин ашамый, эчми.

Күзләренең нуры беткән,
Уенда да юк сайрау.
Бәлки, көннәре дә санаулыдыр,
Башында тик шул сорау.

Коткар тизерәк кошчыкны,
Бүләк ит гомер.
Рәхмәт әйтеп, сайрауы
Күңелеңә хуш килер.

Яшәсен җирдә азатлык,
Аяз күктә очсын кошлар.
Һәркем үзе теләгәнчә яшәсен,
Чикләмәсен безне богаулар.

Гузель Идрисова   28.09.2023 11:35     Заявить о нарушении