Осенний лес. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Көзге яфраклар

Көз, буяуларын җәлләми,
Дөньяны бизәп чыккан.
Иң нәфис төсләрне сайлап,
Рәссам кебек тырышкан.

Искиткеч, гаҗәп күренеш,
Урман тулган матурлыкка.
Күзне иркәли гүзәллек,
Иреннәр шат елмая.

Кызыл, сары яфраклар
Уйнап, сикерә җиргә.
Күбәләктәй һавада очалар,
Яраталар вальс биергә.

Саклык белән басып,
Кызыл келәмнән барам,
Үземне күптән көтелгән
Кадерле кунактай тоям.

Яфраклар җырын тыңлап,
Атлауы нинди күңелле.
Шыштыр, шыштыр, шыштыр –
Көе бигрәк үзенчәлекле.

Әй рәхәт алтын көздә
Урманда ял итүләр.
Саф һава, тынлык –
Кәефне яхшы күтәрәләр.

Гашыйкмын көзге урманга,
Ул – бушлай шифаханә.
Җанны, тәнне дәвалый,
Күз тия күрмәсен үзенә.

Яфраклар җирдә ята,
Алда – мөһим вазифа.
Туфрак уңдырышлы булыр,
Алар хәзер – ашлама.

Матур вазага куярга
Яфрак букеты җыйдым.
Шәп сәяхәттә булдым,
Көч, энергия алдым.

Гузель Идрисова   02.10.2023 11:40     Заявить о нарушении