Колыбельная для зайчонка. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №223101000786
Яраткан улын әнисе
Кич йокларга яткырган.
Төнлә өшемәсен дип,
Өстенә япкан юрган.
Куянкай арыган бит,
Күп уйнаган, йөгергән.
Бишек җыры тыңларга
Ул әзер күптән.
Әлли – бәлли, әлли – бәлли,
Тибрәлтәм бишегемне.
Син дә йокла, чикерткә,
Т-с-с, уятма бәләкәчне.
Аппагым, йомшаккаем,
Матур итеп йоклый.
Әнисе кушканнарны
Ул һәрчак тыңлый.
Холыкы бигрәк тыныч,
Үзе шундый тәртипле,
Акыллы куян үсә,
Әнисе чиксез бәхетле.
Әлли – бәлли, әлли – бәлли,
Һәммәсе йоклый төнлә.
Кояшкаем да йоклады,
Әлли – бәлли, әлли – лә.
Гузель Идрисова 10.10.2023 13:02 Заявить о нарушении