Телефон. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Телефон

Әбигә телефон биргәннәр,
Балалары белән аралашырга.
Еш кайта алмыйлар
Әни янына авылга.

Чыгып тора сәбәбе,
Эш, вакыт тар,
Я, башка бетмәслек
Дөнья мәшәкате бар.

Әбинең телефоны
Көне – төне эшли,
Хәтта йокларга ятканда
Әби аны сүндерми.

Тавыкка җим сипкәндә
Телефон уч төбендә.
Бәпкә көтергә барса,
Сала күлмәк кесәсенә.

Чишмәдән су алганда,
Телефон шуып төште.
Ярый әле, вакытында
Җитез кулга эләкте.

Телефоннан күзен алмый,
Һаман нидер көтә.
Иреннәре пышылдый:
“Я инде, сөйлә, төймә?!”.

Өй әчендә тынлык,
Сәгать кенә тикелди.
Сөйләшергә иптәш бар,
Тик, нигәдер, дәшми!

Кинәт әби дертләде,
Таныш көйләр яңгырады.
Шатланып, бармак белән
Тизерәк төймәгә басты:

“Меня зовут Инга,
Вам удобно говорить?”
Ханым тавышы ягымлы,
Аның эше шул бит.

Нидер тәкъдим итеп,
Тырышып сөйләде дә сөйләде.
Әби аны ишетмәде,
Уйларында ерак иде...

Гузель Идрисова   17.10.2023 11:16     Заявить о нарушении