Осенние размышления. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Көзге уйланулар

Соңгы яфрак төште җиргә,
Көз тәмам шуның белән.
Агач ялангач калды,
Хәзер өши микән?

Алда озын – озак кыш,
Көтә күңелсез көннәр.
Агач ялгызы гына,
Кәефен күтәрер кемнәр?

Салкын җил туктамый исә,
Сызгыра, агачны селкетә.
Яшәргә тырыша агач,
Тамырларын тирәнәйтә.

Кәүсә боздай катты,
Кар яуды ботакларга.
Агач түзде, егылмады,
Горур басып тора.

Тамырлар исән чакта,
Шөкер, яшәргә була.
Ышанычлы таяныч бар,
Бирешмисең сынауларга.

Кешенең дә тамыры бар,
Исеме – ата – бабалар.
Тамыр еракка сузылган,
Үтеп киткән буатлар.

Кемнәр, нинди шәхесләр
Булган икән нәселдә?
Тарих өйрәнүе кызык,
Төзим әле, шәҗәрә.

Гузель Идрисова   23.10.2023 11:47     Заявить о нарушении