Осень щедра на подарки. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Юмарт көз

Көзнең әле бетмәгән
Безгә дигән бүләкләре.
Көзне мактап, ашыйбыз,
Әй тәмле гөмбәләре.

Яңгыр явып үткәч,
Үсеп чыга гөмбә.
Аклан тулы сый,
Урман безне көтә.

Гөмбә җыю кызыклы,
Эзләп тапсаң – шатланасың.
Кадерләп кенә өзеп,
Кәрзинеңә саласың.

Күңел кинәт тынычлана,
Юкка чыга борчылулар.
Йөреп арысаңда, рәхәт,
Гөмбәдә генә уйлар.

Гөмбә таудай өелгән,
Кәрзин авыр шундый.
Эзләнүләр дәвам итә,
Һич туктап булмый.

Бар дөньяңны онытасың,
Хәтта сизмисең адашканны!
Әлдә гөмбәчеләр күп,
Күрсәтәләр дөрес юлны.

Эх, урманның һавасы,
Эх, матур гөмбәләре!
Яхшы кунак ителдем,
Тагын килермен әле.

Гузель Идрисова   30.10.2023 11:38     Заявить о нарушении