Зимний ветер. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кышкы җил

Кинәт кенә, көтмәгәндә,
Көчле җил исте.
Бер тегеләй йөгерде,
Бер болайга бөтөрелде.

Өй түбәсен шалтыратты,
Мөрҗәгә кереп сызгырды.
Күккә омтылган төтенне
Уңга борып куйды.

Җиңәргә нык тырышып,
Агач белән көрәште.
Түзәр хәле калмагач,
Ботаклар аска бөгелде.

Уңга, сулга каерып,
Дер селкетте капканы.
Арыгач, ачуы килеп,
Шап итеп ябып куйды.

Җирдәге кар бөртекләрен
Куып алып китте.
Буран чыгарып, биеткәч,
Янә җиргә төшерде.

Тургай белән песнәк
Оча алмый интегә.
Очышлар туктатылды –
Җил каршы исә.

Капыл җил тынды,
Спектакль тәмам.
Артист, никтер, күренми –
Сәхнә калды бушап.

Ролен яхшы башкаручы
Баш ияргә чыкмады,
Уңай образ уйнамады,
Шуңа оялган, ахры.

Гузель Идрисова   29.01.2024 11:50     Заявить о нарушении