Родная земля. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Туган җирем

Әгәр кайтсам авылыма,
Менәр идем тауга,
Уч төбендәге авылны
Алыр идем кочагыма.

Югарыдан яхшы күренә,
Авылым гаҗәп матур.
Өйләре курчак кебек,
Гөлләреннән сибелә нур.

Әгәр кайтсам авылыма,
Йөгерер идем каенлыкка.
Каен җиләкләре өзеп,
Салыр идем учыма.

Җанга ләззәт алып,
Акланда йөрер идем.
Җырның иң моңлысын сайлап,
Озын көй сузыр идем.

Сокланып, алтын башакка,
Барыр идем басу буйлап.
Атлар идем болыннан,
Чәчәк җыеп бер кочак.

Сусап, тәмам арыгач,
Чишмә суын тәмләр идем.
Көмеш тамчы чәчрәтеп,
Битемне юар идем.

Әгәр кайтсам авылыма,
Төшәр идем елга буена.
Төнбоекларга карап,
Утырыр идем тын гына.

Таллардан тамчы тама,
Дулкын уйный суда.
Сандугач җырлап җибәрә,
Эх, менә рәхәтлек кайда.

Тугайда атлар йөри,
Колынкайлары янәшәдә.
Һава саф, күк аяз,
Тынлык авыл җирендә.

Бала сымак иркәләнәм,
Җил чәчемнән сыйпаганда.
Туган ягым җилләре
Җылы да, назлы да.

Күрер идем авылдашларны,
Чыгып кичке уенга.
Бәхет өчен күп кирәкми –
Шатланыр идек барыбыз да.

Печәнлектә сузылып ятып.
Татлы йокыга талгач,
Таң белән уятыр иде,
Сакта торган әтәч.

Уф, сагындым авылымны,
Ничек түзеп торырга?
Коштай очып кайтыр идем,
Әгәр канатларым булса!

Гузель Идрисова   01.04.2024 11:21     Заявить о нарушении