Девичья судьба. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кыз бала язмышы

Кызлар тауы ерак түгел,
Тиз барып җитеп була.
Тау башына менеп бассаң,
Авыл күренеп тора.

Кызлар тауына килегез,
Матурлыгын күрерсез.
Җиләкләр кызарып пешкән,
Өзәргә вакыт җиткән.

Тау итәгендә үсә
Зифа буйлы каеннар.
Каеннарны кочаклап,
Серләрен сөйли кызлар.

Җиләккә йөри кызлар,
Үләндә кала эзләр.
Үзләре дә җиләк кебек,
Кем генә икән өзәр?

Бәхетле булырмы икән,
Кемне очратыр юлында?
Кыз баланың язмышы
Сөйгән яры кулында.

Әти – әнисе янында
Кыз кунак кына.
Оядан очып киткәнче,
Яшәсен яратылып кына.

Эх, җиләкләр пешә,
Берсеннән берсе татлы.
Мизгеле кыска гына.
Һәр нәрсәнең үз вакыты.

Гузель Идрисова   13.05.2024 12:43     Заявить о нарушении