Настоящая Звезда. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №224080800665
Сәхнә йолдызы булырга
Хыяллана бик күпләр.
Тырышып, тырмашып,
Югарыга үрмәлиләр.
Авырлыкларны җиңеп,
Кимсетүләргә түзеп,
Тик алга баралар,
Зур максат куеп.
Ләкин, йолдыз булгач,
Арый башлыйлар,
Йолдызлы чир белән
Якыннан танышалар.
Күз карашы үзгәрә,
Бөеклек чагыла анда.
Теле дә тик тормый,
Ямьсез сөйләнә кайчагында.
Хәйрияче буласы килми,
Эшләнми изге эшләр.
Үзе өчен генә яши,
Сокланмый аңа кешеләр.
Күктә озак тормыйлар
Дан килгәч, бозылганнар.
Күк кабул итмәгәнгә,
Җиргә атыла алар.
Якты йолдыз берәү,
Юк аңа тиңнәр!
Кояш кына атылмай,
Күктә мәңге яшәр.
Һәрчак ярдәмгә килә,
Тәүдә башкаларны уйлый.
Җылыта, иркәли, назлый,
Ансыз яшәп булмый.
Гузель Идрисова 08.08.2024 11:59 Заявить о нарушении