Мелодии души. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яшем – минем байлыгым

Сары яфрак коела,
Сары яфрак коела.
Әле вакыты җитмәгән,
Яшеле торып кала.

Көзләр килеп җиткәнен
Сизми дә калдым.
Еллар судай ага,
Менә инде олыгайдым.

Алтын көзләргә керәм,
Яшем – минем байлыгым.
Тәҗрибә күп тупланган,
Шөкер, төгәл акылым.

Күпне күрдем, ишеттем,
Булды авыр да, җиңел дә.
Язмышымны үзем яздым,
Канәгатьмен әле дә.

Тормыш, сиңа әйтәм,
Атыңны чаптырма әле.
Рәхәтләнеп яшисә килә,
Гомернең гүзәл мәле.

Картлык – шатлык түгел,
Дип, әйтәбез кыен чакта.
Ә шулай да, өмет белән
Атлыйк кояшка таба.

Гузель Идрисова   10.10.2024 11:44     Заявить о нарушении