Серле курчаклар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №224112600787
Балалар бакчасыннан
Без өйгә таралышкач,
Ни эшли икән курчаклар,
Үзләре генә калгач.
Сүз дәштереп булмый,
Тыйнаклар инде бигерәк.
Эх, төнлә барып,
Күзәтәсе иде әзерәк.
Мөгаен, пыр тузып,
Кычкырышып, йөгерәләр.
Бездән күреп, шым гына,
Мөгаен, барсын өйрәнәләр.
Без иртән килүгә,
Акыллы итеп утырып,
Бер ни дә булмагандай,
Кинәт калалар тынып.
Гузель Идрисова 26.11.2024 11:34 Заявить о нарушении